«Башак һәм бер телем икмәк турында»: танып белү сәгате (6+)

Ачык ишекләр көне кысаларында 1 нче санлы Мәгълүмати китапханә үзәге «Башак һәм бер телем икмәк турында» дигән танып белү сәгате уздырды. Икмәк — кешенең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге символы, ул өстәлләрдә төп урынны алып тора.  

Про колосок…
IMG_20220930_102737_1
IMG_20220930_103151
IMG_20220930_104030

Балалар икмәкнең орлыктан башлап ипигә кадәр үткән юлы белән танышты. Шулай ук икмәкнең файдасы, аның кадере һәм иген үстерүче кешеләрнең авыр хезмәте турында белде. Балалар игътибарына хуш исле чын түгәрәк ипи тәкъдим ителде. 

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Кем күбрәк ипи ризыкларын атый», «Бөртекләрне арала» уеннарында актив катнашты. «Орлыктан икмәккә кадәр» уенында исә алар карточкалар ярдәмендә икмәк бөртегенең кырдан башлап ипигә кадәр юлын күрсәтте. Катнашучылар бик теләп икмәккә багышланган әкият һәм табышмаклардан өзекләрне таныды. Балалар икмәккә һәрвакыт хөрмәт белән карарга сүз бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: